Поздравление эти туган конен белэн


/ Просмотров: 61295

Бәйрәм булсын мөбарәк,

Табын булсын түгәрәк.

Бүгендәй бәйрәмнәрне,

Гел каршылыйк бергәләп.

Язлар гына бүләк итәдер ул,

Бу дөньяга синдәй затларны.

Рәхмәтләргә кушып кабул итче,

Йөрәктәге барлык назларны.

Бакчаларда кошлар сайрап туймый,

Сине котлап туган көнеңдә.

Изгелекләр генә терки барыр,

Фәрештәләр синең иңеңдә.

Хисләр ташый йөрәк түреннән,

Саф теләкләр булып түгелә.

Сине туган көнең белән,

Тәбрик итәбез чын куңелдән.

Тормыш юлын уз син шатлык белән,

Авырлыклар юлдаш булмасын.

Озын юлда баскан эзең калсын,

Вак яңгырлар аны юмасын.

Туган көнең котлы булсын,

Бу көн шулай куңелледер.

Син туганга.

Бу дөнья шулай яктыдыр,

Син булганга.

Бөтен җиһан шатлангандыр,

Син туганда.

Тирә-якта һәрчак бәйрәм,

Син булганда.

Бугенгедәй сөйкемле бул.

Бугенгедәй бәхетле бул.

Җәй гөлләре үскәндә дә,

Яз яфраклар ярганда да,

Көз җилләре искәндә дә,

Җиргә карлар яуганда да.

Туган көнең белән

Котлыйм сине ихлас йөрәктән.

Тормыш сынаулары аз булмады,

Дөнья сине өйрәткән.

Синең алда әле иксез-чиксез юллар,

Үтәсе дә әле үтәсе.

Айлы булсын гомер кичләрең,

Якты булсын таңнар иртәсе,

Сиңа әле дөнья көтәсе.

Синең өчен гөлләр чәчәк атсын.

Тыныч булсын кичең, төннәрең.

Сайрар кошлар синең өчен генә,

Багышласын иде көйләрен.

Дөньядагы һәрбер яхшылыктан

Өлеш чыксын сиңа мул гына.

Без телибез сиңа ак бәхетләр,

Шатлыкларга илткән юл гына.

Бәйрәмеңнең матур хатирәсе,

Күңелеңдә калсын уелып.

Тәбриклибез сине чын күңелдән,

Барыбыз да бергә җыелып.

Салкын карлы кышта тусаң да син,

Яз кояшы һәрчак күңелеңдә.

Һәрвакытта йөзең көләч булсын,

Балкып яшә гомер-гомергә.

Гомерең һәзинәсенә,

Өстәлдә тагын бер ел.

Моңайма еллар утә дип,

Елмай син  бәхетле бул.

Котлы булсын бәйрәмең,

Тыныч булсын куңелең.

Шатлык-сөенечләр белән,

Тулы булсын гөмерең.

Гамьле еллар, ямьле көннәр,

Телибез чын йөрәктән.

Һич кичекми чынга ашсын,

Безнең күркәм теләкләр.

Тәуфигың булса, бәхетең булыр,

Югалтма син тәуфыйк ачкычын.

__ яшь тулды, мендең инде,

Балакчакның соңгы баскычын.

Еллар үтсен тынычлыгы белән,

Килсен яшьнең 80-90ы.

Сәләмәтлек телим гөмерегез буйларына,

Бәхет алып килсен һәр таңы.

Акча боза, диләр, тик шулай да,

Туган көнгә телим аны да.

Дус-туганнар борчу китермәсен,

Алар һәрчак булсын яныңда.

Сөйкемле карашың кояшка тиң ,

Бар тормышны нурга кумәсең.

Бу дөньяның барлык хикмәтләрен,

Бары тик син генә беләсең.

Тормышта гел ярдәм итеп тора,

Зирәк киңәшләрең, җылы сүзең.

Иркәлисең, яратасың, юатасың,

Тыңлыйсың да, аңлыйсың да узең.

Сәләмәтлек, озын гөмер язсын,

Гел көләч һәм яшь бул хәзергечә.

Күңелең синең күтәренке булсын,

Сөенеп һәм сөендереп мең-мең яшә.

Җәйнең матур көннәрендә

Син дөньяга килгәнсең.

Әтиеңә, әниеңә

Сөенеч китергәнсең.

Йөзең айдай, сүзең балдай,

Ягымлыдыр карашың.

Ирең ничек яратмасын

Син Сандугач баласын.

Бик күпләрне көнләштереп

Яшисез бергә-бергә.

Мәхәббәт ялкыннарыгыз

Сүрелмәсен гомергә.

Балаларың дәүмәтләрен,

Язсын әле күрергә.

Йомшак ефәк чәчкәйләрең

Җилфердәсен җилләрдә.

Көзләрең дә язлар булып,

Кышларың да җәйдәй булсын,

Йортыңда нур балкысын,

Бәхет, шатлык тулып торсын,

Кояш гел елмаеп торсын

Олыгайган көннәрдә.

Ходай сиңа насыйп иткән

Җир йөзенә туарга.

Пар атларда апкайтканнар

Сабантуйлы айларда.

Бәхеткәең ташып торсын,

Йөрсәң дә син кайларда.

Очра син гөмер юлыңда,

Яхшы кешеләр генә.

Авыр чакта таянырлык,

Үзең ишеләр генә.

Туган көнең белән, дустым,

Көләч булсын йөзләрең.

Бакчадагы гөлләр кебек,

Ямьле үтсен көннәрең.

Сезне һәрчак, һәр почмакта,

Бәхет елмаеп көтеп торсын.

Кысып кочаклап алсын да,

Гел үзенеке итсен.

Туктап калма ярты юлда,

Бәхетең өчен көрәш.

Үзеңнән артык калганын-

Бәхетсезләргә өләш.

Йолдыз бәхетеннән көнләшмә син,

Йолдызлар да тубән атыла.

Синең бәхет алда булыр әле,

Көтеп алган бәхет татлырак.

Йолдызның да ае бар дисең син,

Синең пар да ерак йөрмидер.

Ул да сина бер көн килер әле,

Син көткәнен генә белмидер.

Туган көнең белән котлыйм,

Бәхетең ташып аксын.

Чибәр-чибәр егетләр дә,

Синең яныңа чапсын.

 

Туган көнең котлы булсын,

Кояш сиңа елмайсын.

Һәр туачак кояшлы көн,

Чиксез шатлык юрасын.

 

Бәхетле бул, шатлан һәм көл,

Ярың белән янәшә.

Барысы да синең кулда,

Кадерен белеп яшә.

Туган көнең белән тәбрик итәм,

Сәламәтлек теләп иң элек.

Һәрбер көнең үтсен бәхет белән,

Яшә шатлыкларга төренеп.

Йөрәкләрдән чыккан назлы сүзләр,

Күңелләрдә булган саф хисләр.

Озын гөмер, якты матур тормыш,

Минем сиңа әйтер теләкләр.

Син туган көн бик күңелле булган,

Табигать тә калган тынычлап.

Туган көнгә күркәм теләкләрне,

Юллыйм әле, дустым, кушучлап.

Беркайчан да саулык ташламасын,

Бәхетләрең булсын түгәрәк.

Шатлык арты шатлык килеп торсын,

Бала-чага үссен тәгәрәп.

Туган көнең котлы булсын,

Бу көн шулай күңелледер.

Син туганга,

Бу дөнья шулай яктыдыр,

Син булганга.

Бөтен җиһан шатлангандыр,

Син туганда.

Тирә якта һәрчак бәйрәм,

Син булганда.

Бүгенгедәй сөйкемле бул,

Бүгенгедәй бәхетле бул.

Җәй гөлләре үскәндә дә,

Яз яфраклар ярганда да,

Көз җилләре искәндә дә,

Җиргә карлар яуганда да.

Тормыш юлың һәрчак балкып торсын,

Ягымлы, шат булсын күңелең.

Озын гомер, бәхет-шатлык белән

Бер кайгысыз үтсен гомерең.

Зур бәхетләр юлдаш булсын сиңа,

Көннәреңне шатлык бизәсен.

Сәламәтлек – ярты бәхет, диләр,

Шушы бәхет читләп үтмәсен.

Җир өстенең җем-җем ак карларын
Килә сезгә бүләк итәсе.
Дөньядагы матур сүзләрнең дә
Иң җылысын килә әйтәсе.

 Тормыш юлыгыз һәрчак балкып торсын,
Ягымлы, шат булсын күңелегез.
Озын гомер, бәхет-шатлык белән
Бер кайгысыз үтсен гомерегез.

 

Карашларың җылы яңгыр кебек,

Елмаюың айдай сөйкемле.

Шәфкатеннең иге-чиге юк бит,

Кояш чәчкән нурлар шикелле.

Ак бәхетләр юлдаш булсын сиңа,

Көннәреңне шатлык бизәсен.

Сәләмәтлек  узе бәхет бит ул,

Ходай шуннан мәхрүм итмәсен.

Туган көннәр ел да кабатлана,

Ләкин кабатланмый үткәне.

Бәхет, шатлык һәм тазалык белән

Килеп торсын иде көткәне.

 Җирдә кояш нуры балкыгандай,

Син балкыйсың безнең күңелдә.

Тормышыбыз синең белән матур,

Рәхмәтлебез сиңа мәңгегә.

 Утлар, сулар кичтең, батмадың,

Авыр юллар буйлап атладың.

Бирешмәдең җилгә-буранга,

Чын мәгънәсендә Кеше булганга!

Тормыш юлың һәрчак балкып торсын,

Ягымлы, шат булсын күңелең.

Озын гомер, бәхет-шатлык белән

Бер кайгысыз үтсен гомерең.

Һәр яңа көн бәхет алып килсен,

Алсу таңнар күмсен шатлыкка.

Яшәу дәрте янсын йөрәгеңдә,

Картаерга бер дә ашыкма.

Саулык, муллык бәйрәмеңдә,

Телим ихлас күңелдән.

Бәхетләре килер көннәреңнең,

Яхшырагы булсын бүгеннән.

Ихлас күңелдән юллыйбыз,

Иң-иң изге теләкләр.

Озын булсын гомерләр,

Тыныч булсын күңелләр.

Котлы булсын, ... , туган көнең,

Гел шатланып үтсен көннәрең.

Сиңа сөенеч кенә китерсеннәр,

Якыннарың, барлык дусларың.

Зур бәхетләр юлдаш булсын сиңа,

Көннәреңне шатлык бизәсен.

Сәламәтлек – ярты бәхет, диләр,

Шушы бәхет читләп үтмәсен.

Бәйрәм белән тәбриклибез,

Телибез бәхет кенә.

Нурланып торсын йөзләрең,

Бәхетләр иңеп кенә.

Озын гөмер бирсен Хак Тәгалә,

 Тыныч булсын һәрчак җаннарың,

Кочак-кочак бетмәс куанычлар,

Төяп килсен туар таңнарың.

Табигатьнең иң саф, чиста чагы,

Яшел уҗым болын, кырларда

Күз тимәсен холкың-фигылеңә,

Безгә рәхәт җирдә син барда.

Котлы булсын туган көнең,

Якты булсын һәр таңың,

Куанычлар, бәхет-шатлык белән

Үтсен синең гомерең.

Күпме булса җирдә изге теләк ,

Без телибез сиңа барын да.

Ап-ак карлар кебек бәхет яусын,

Туган көннең һәрбер таңында.

Йөрәгеңә җыйган яхшылыклар,

Изгелекләр булып кайтсыннар.

Туар таңнар алып килсен сиңа,

Сәламәтлек, бары шатлыклар.

Туган көндә матур теләк

Булсын әле үзеңә:

Күктән кояш балкып торсын,

Нурлар сибеп йөзеңә.

Шаулап чәчәк атып торсын

Бакчаларда гөлләрең,

Бүгенгедәй ямьле үтсен

Киләчәктә көннәрең.

Юлларыңа ак бәхетләр яусын,

Шатлык балкып торсын йөзеңдә.

Кайгы-хәсрәт баш очыннан узсын,

Шул теләкләр бездән үзеңә.

Бәхет нурына коенып,

Назга күмелеп яшә.

Тиңең белән тигез булып

Сөеп-сөелеп яшә.

Туган көнең белән котлыйм,

Ак бәхетләр сиңа телим.

Гөмер юлың озын булсын,

Кайгы-хәсрәт урап үтсен.


Источник: http://kotlau.ucoz.site/index/tugan_k_n/0-4



Рекомендуем посмотреть ещё:


Закрыть ... [X]

С днем рождения, туган кон котлаулары Татарские поздравления, татарча Конкурс на голую грудь

Поздравление эти туган конен белэн Поздравление эти туган конен белэн Поздравление эти туган конен белэн Поздравление эти туган конен белэн Поздравление эти туган конен белэн Поздравление эти туган конен белэн